ХУҖАБИКӘГӘ: кәбестә тозлау Кирәк: ✅ з кг кәбестә ✅ 1 кг кишер ✅ 1 баш сарымсак Эш барышы: ✔ Кәбестәне вак итеп турарга ✔ Кишерне кыргычның зур тишеклы ягында кырырга ✔ Сарымсакны вак тишекле кыргычта кырырга 🥃 Рассол: - 1 литр су - 2 аш кашыгы тоз - 3-4 аш кашыгы шикәр комы - 1 стакан көнбагыш мае - кайнап чыккач, 0,5 стакан уксус (4/5 стакан алма уксусы да ярый) Кастрюльдәге кәбестә, сарымсак, кишер өстенә кайнар рассол салып, болгатырга. 1 сәгатьтән соң банкаларга тутырып, салкын урынга куярга. Бакчачы Лилия каналы